Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән

Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән 229 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 4 үлем очрагы расланган.

«1932 елда туган ир-ат, 1938 елда туган хатын-кыз һәм ир-ат, шулай ук 1951 елда туган хатын-кыз вафат булды»,- дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.  

Бүгенге көндә республикада Covid-19дан 229 үлем очрагы теркәлгән. Вирус идентификацияләнгән», —  диелгән хәбәрдә.