news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ис газы белән агуланган ир белән хатынны хастаханәгә озатканнар

Ир-ат белән хатын-кыз мичтән чыккан ачы төтенне сулап агуланган.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ис газы белән агуланган ир белән хатынны хастаханәгә озатканнар.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

21.19 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Татарстанның Тәтеш районы Ильинское авылының Новая Слобода урамында шәхси йортта өлкән яшьтәге ир белән хатынның хәле начараюы хакында хәбәр килгән.

70 яшьлек ир-ат һәм хатын-кызны хастаханәгә озатканнар. Алар мичтән чыккан ачы төтенне сулап агуланган дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100