news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ут капкан үзбушаткычны ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк сүндергәннәр

Янгынның мәйданы 0,5 квадрат метр тәшкил иткән.

Казанда ут капкан үзбушаткычны ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк сүндергәннәр

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда ут капкан үзбушаткычны янгын сүндерүчеләр килгәнче үк сүндереп өлгергәннәр.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 9.21 сәгатьтә Ямашев проспектындагы 17нче йорт каршында Shacman f 2000 үзбушаткычының моторына ут кабуы хакында хәбәр килгән.

Янгынны ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк сүндергәннәр. Аның мәйданы 0,5 квадрат метр тәшкил иткән. Беркем дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot