news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан юлларында тугыз баллы «бөке»ләр барлыкка килде

Хәрәкәт итүдә кыенлыклар башкаланың барлык районнарында да диярлек күзәтелә.

Казан юлларында тугыз баллы «бөке»ләр барлыкка килде

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда 9 баллы «бөке»ләр хасил булды, шәһәрнең төрле урыннарында вак-төяк юл һәлакәтләре килеп чыккан.

«Яндекс. Пробки» сервисы мәгълүматлары буенча, хәрәкәт итүдә кыенлыклар башкаланың барлык районнарында да диярлек күзәтелә.

Инде гадәткә кергән «бөке» Академик Арбузов урамына таба Ямашев проспектында барлыкка килгән. Өстәвенә, биредә юл һәлакәте дә килеп чыккан, ул юлдагы болай да гади булмаган вазгыятьне тагын да катлауландырган.

Ершов урамына таба Себер трактында да «бөке» күзәтелә. Биредә машина йөртүчеләргә шактый «утырырга» туры киләчәк.

Үзәккә таба Копылов урамында — «Авиатөзелеш» метро станциясе янында да җитди «бөке» хасил булган. Дементьев урамыннан ТЭЦ урамына таба борылганда да шул ук хәл.

Казанның барлык үзәк урамнарында да (Профсоюз, Уң һәм Сул як Болак, Пушкин, Карл Маркс) диярлек хәрәкәт итүдә кыенлыклар күзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot