news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике йөк автомобиле бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе хастаханәдә

Авария М7 трассасының 816нчы чакрымында булган.

Татарстанда ике йөк автомобиле бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе хастаханәдә
очевидцы

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Новиков). Татарстанда ике йөк автомобиле бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсен хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Кичә кичке унда М7 трассасының 816нчы чакрымында Мәскәүдән килүче - «Форд Карго» һәм Удмуртия Республикасы номерлары куелган «Даф» автомобильләре бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган «Форд» шоферын хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot