news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында чыккан янгын шәхси йортны юк иткән һәм хуҗаның гомерен өзгән

Янгын бүген төнлә Төбәк-Чокырча авылында чыккан.

Арча районында чыккан янгын шәхси йортны юк иткән һәм хуҗаның гомерен өзгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Арча районында чыккан янгын шәхси йортны юк иткән һәм хуҗаның гомерен өзгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Төбәк-Чокырча авылында агач йорт януы хакында хәбәр килгән. Урынга «Элеватор» ирекле янгын сүндерүчеләр командасы юл тоткан.

Ут белән көрәшүчеләр килгәндә, ялкын телләре бинаны тулысынча ялмап алган, түбәнең бер өлеше җимерелеп төшкән була, утның күршедәге торак йортка күчү куркынычы туа.

Янгынны 20 минут эчендә сүндергәннәр, аның мәйданы 35 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр кисәүләрне аралаган вакытта 46 яшьлек ир-атның мәетенә тап булган.

Янгын электр җиһазын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100