news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балконнан бау буенча аска төшәргә теләгән хатын-кыз җиргә егылып төшкән

Чаллыда булган фаҗигадә 66 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Фаҗига кичә кич Чаллыдагы 41нче комплекста булган. Шундый мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты.

Шаһитлар сүзләренә караганда, йортта яшәүче 66 яшьлек хатын-кыз бау буенча тугызынчы катта урнашкан фатир балконыннан аска төшәргә маташкан. Әмма ул баудан ычкынып китә һәм җиргә егылып төшә. Алынган җәрәхәтләрдән вафат була.

Әлеге фаҗиганең дөреслеккә туры килүен «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар. Бу хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot