Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүчене иренең ун яшьлек сеңлесен кыйнауда гаеплиләр
Баланы кыйнау турында хатын-кызның туганы хәбәр иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчене иренең ун яшьлек сеңлесен кыйнауда гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, Кама Тамагы районында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз 2017 елдан башлап, иренең опекасында булган ун яшьлек сеңлесен кыйнап торган. Кызга чиста җыештырмау, чәченә куя торган резинкаларны югалту яки духи сибү кебек җитди булмаган сәбәпләр аркасында «эләккән».
Баланы кыйнау турында хатын-кызның туганы хәбәр иткән. Ул беркөнне чираттагы җәза шаһиты булган. Хәзер кыз махсус учреждениедә яши.
Хатын-кыз баланы кыйнауда катнашы булуын танырга теләми. Аңа карата «Балигъ булмаган баланы газаплау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклыйлар.
Тикшерү барышында баланың иминлеге өчен җаваплы опека органнары хезмәткәрләрен дә тикшерәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз