news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокурорының элекке урынбасары Марсель Мусин вафат

Хушлашу мәрасиме җомга көнне, 18 декабрьдә 13:30 сәгатьтә, Казанның Мәрҗани исемендәге мөселман зиратында булачак.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясенең мактаулы прокуратура хезмәткәре, Татарстанның атказанган юристы, республика прокурорының элекке урынбасары Марсель Мусин 84 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

33 елдан артык Марсель Мусин прокуратура органнарында хезмәт иткән. Мусин үзенең хезмәт юлын Чистай районы прокуратурасында тикшерүче буларак башлый. Озак вакытлар Биектау районы һәм Түбән Кама прокуратуралары җитәкчесе була, 1985 елда республика прокуроры урынбасары вазифасына билгеләнә.

Ун елга якын — 1987-1996 елларда — ТАССР прокурорының беренче урынбасары була.

«Татарстан Республикасы прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы, республика прокуратурасы ветераннары Марсель Мусинның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша», — диде Руслан Галиев.

Хушлашу мәрасиме бүген, 18 декабрьдә 13:30 сәгатьтә, Казанның Мамадыш трактындагы Мәрҗани исемендәге мөселман зиратында була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100