news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген иртән Казанда автобус янган

Фаҗигадә зыян күрүчеләр булмаган.

Бүген иртән Казанда автобус янган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртән Казанда автобус янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге җидедә янгын сүндерү хезмәте чакыру өчен 101 бердәм номерына Мамадыш трактындагы 10 нчы йорт каршында, «Макдональдс» янында автобус януын хәбәр итәләр.

Янгын сүндерүчеләр 10 минут эчендә утны сүндергән. Нәтиҗәдә, ут автобусны тулысынча юкка чыгарган — янгын мәйданы 12 квадрат метрны тәшкил иткән.

Фаҗигадә зыян күрүчеләр булмаган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100