news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС бинасыннан меңгә якын кешене эвакуацияләгәннәр

Шартлаткыч җайланма куелу турында шалтырату сәбәпле, Данир Сабировның концертын туктатканнар.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген кич Казанда УНИКС концертлар залы бинасыннан меңгә якын кешене эвакуацияләгәннәр. Билгесез кеше телефоннан шалтыратып, бинага бомба куелу турында хәбәр иткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләде.

УНИКС мәдәни-спорт комплексы бинасында шартлаткыч җайланма булуы турында хәбәр Данир Сабиров концертында тәнәфес вакытында килгән. Комплекска оператив рәвештә барлык экстрен хезмәтләр җыелган.

Бинадан меңгә якын кешене һәм 150 хезмәткәрне чыгарганнар.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Данир Сабиров концерт өзелгән өчен гафу үтенгән. «Саперлар эшләп бетергәч, керәчәкбез. Гафу үтенәм көтелмәгән хәл килеп чыкканга», — ди җырчы һәм юмор остасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100