news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аварияләр күп булган трассалар исемлеге билгеле

Татарстан буенча эчке эшләр министры юл-транспорт һәлакәте күпчелек очракта каршы як полосага чыгу аркасында булуын әйтте.

Татарстанда аварияләр күп булган трассалар исемлеге билгеле
архив/Михаил Захаров

(Казань, 18 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Татарстанда аварияләр күп булган трассалар исемлеге билгеле. Алар — Казан — Оренбург, Казан — Ульяновск һәм Йошкар-Ола — Яшел Үзән. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Татарстан Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында сөйләде.

Хохорин 2019 елның 11 аенда трассаларда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 14 кешегә артуын әйтте.

«Казан — Оренбург, Казан — Ульяновск һәм Йошкар-Ола — Яшел Үзән автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту теркәлгән. Авария еш кына каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга, бигрәк тә ике полосалы хәрәкәт булган участокларда», — дип ачыклык кертте Артем Хохорин.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Казан — Оренбург трассасын билгеләп үтте, анда каршы як полосага чыгу аркасында 29 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 23 кеше үлгән.

Артем Хохорин трассаларда аварияләр санын киметү өчен юлларның куркыныч участокларында юлны коймалар белән бүләргә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100