news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда машина йөртүче бензовоз белән бәрелешеп һәлак булган

Авария Нагорный бистәсеннән 100 метр ераклыкта килеп чыккан.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Казанда чит ил машинасы һәм бензовоз бәрелешкән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән уртаклашты.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә авария бүген иртәнге сәгать алтыда булуын расладылар.

Автоинспекция мәгълүматларына караганда, Нагорный бистәсеннән 100 метр ераклыкта йөк машинасы «Фольксваген» җиңел автомобиле белән бәрелешкән. Кадрларда җиңел автомобильнең тулысынча җимерелгәнлеге күренә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасы йөртүчесе үлгән. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.


news_right_1
news_right_2
news_bot