news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан юлларында бер тәүлек эчендә өч хатын-кызны бәрдергәннәр

Зыян күрүчеләрнең берсенең оча сөяге һәм күкрәк читлеге сынган.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Казан юлларында бер тәүлек эчендә өч җәяүлене бәрдергәннәр. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә 29 яшьлек кызны Маршал Чуйков урамында светофорның кызыл сигналына чыкканда «Форд» бәрдерә. Авариядә кызның оча сөягенә һәм күкрәк читлегенә зыян килгән.

Кичке сәгать биштә Юл буе урамында «Субару» машинасын йөртүче, башлангыч мәгълүматлар буенча, «зебра»да 46 яшьлек хатын-кызга юл бирмәгән.

Ә ике сәгать ярымнан соң Ямашев урамында «Лада» машина йөртүчесе 33 яшьлек хатын-кызны көйләнми торган юл кичүендә бәрдергән. Зыян күрүче башын җәрәхәтләгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot