news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районындагы янгында ир-ат һәлак булган, аның 84 яшьлек әнисен коткарганнар

Иске Юраш авылында Муса Җәлил урамында бер катлы шәхси йорт янган.

Алабуга районындагы янгында ир-ат һәлак булган, аның 84 яшьлек әнисен коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Алабуга районындагы янгында ир-ат һәлак булган, аның 84 яшьлек әнисе котылып калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Иске Юраш авылында Муса Җәлил урамындагы бер катлы шәхси йорт янган. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта йорт тулысынча ут белән капланган булган.

20 минут эчендә янгын сүндерүчеләр 54 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергән. Соңыннан алар 59 яшьлек ир-ат мәетенә тап булган. Аның 84 яшьлек әнисе янгын сүндерүчеләр килгәнче үк өйдән чыгып китәргә өлгергән.

Башлангыч фаразлар буенча, янгын сәбәбе булып ут белән саксыз эш итү тора.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100