news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Гаиләне үтерү турындагы җинаять эше ТР Югары Суды хөкеменә тапшырылган
Акча талау нияте белән ике кешене үтерүчеләр суд хөкемен көтә
Скопировать ссылку
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Тикшерү фаразлаганча, 2008 елның 19 июлендә, кичке 19 сәгатьләр тирәсендә, 23 яшьлек казанлылар Рафик Ш. һәм Станислав М., алкоголь исереклелеге халәтендә, Казанның Максимов урамында 44 яшьлек Әскать Мөбарәков артыннан барып, аның 12 мең сумга якын акчасын таларга ниятли.
Зыян күрүче өенә кергәч, һөҗүмчеләр дә коммуналь фатир кухнясына юл тота, анда пычаклар табып, Мөбарәковка һәм аның 44 яшьлек хатыны Луиза Хәбибуллинага һөҗүм итә. Алган җәрәхәтләрдән ханым шунда ук җан бирә, яраланган ир-ат дәвалау хастаханәсенә китерелә, әмма берникадәр вакыт узуга якты дөньядан китеп бара.
Корбанының акчасына хуҗа булган җинаятьчеләр вакыйга урыныннан кача.
Җинаятьтә гаепләнүчеләр үз гаепләрен өлешчә таныган, әмма җаваплылыкны бер-берсенә сылтаган. Җинаять эше гаепләү йомгагы белән Татарстан Югары Судына җибәрелгән, дип хәбәр итә РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot