news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда төнге янгында ике кешенең гомере өзелгән, аларның шәхесләрен ачыклыйлар

Янгынның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чистай шәһәренең Горький урамында шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 0.05 сәгатьтә килгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, урынга Чистай янгын-коткару гарнизоны бүлеге хезмәткәрләре юл тоткан.

Алар килгәндә ялкын телләре агач йортны тулысынча ялмап алган була.

0.44 сәгатьтә 15нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре бер мәеткә юлыга. 8 минуттан соң икенчесен дә табып алалар. Хәзерге вакытта аларның шәхесләре ачыклана.

Янгынны 1.15 сәгатьтә сүндергәннәр. Аның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot