news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл читенә төшеп киткән машинаның йөртүчесе качкан

Авария бүген көндез Яшел Үзән районында булган.

Татарстанда юл читенә төшеп киткән машинаның йөртүчесе качкан

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда чит ил машинасы юл читенә очып төшкәннән соң, аның йөртүчесе авария урыныннан качып киткән. Бу хакта «Татар-информ» га юл һәлакәтенең шаһитлары хәбәр итте.

Алар сүзләренчә, авария бүген көндезге өченче яртыда Яшел Үзән районында Олы Хуҗаш авылы янында булган. Зур тизлектә килә торган «ДЭУ» җиңел машинасы юл читенә төшкән.

Йөртүче машинасын юлга чыгаруны кирәк тапмаган һәм авария урынын ташлап киткән. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100