news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 124 булды

1961 елда туган ир-атның Covid-19 инфекциясеннән үлүе патологоанатомик экспертиза белән расланган.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 124 булды

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан үлде. Шулай итеп республикада яңа инфекция корбаннары саны 124 кеше булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

1961 елда туган ир-атны пневмония һәм Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салганнар. Аның йөрәк-кан тамырлары авырулары да булган.

«Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланды. Вирус идентификацияләнде», диелә хәбәрдә.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы теркәлде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100