news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Этнограф Рәмзия Мөхәммәтова вафат

Россиядә этнология фәненең татар тармагына нигез салучы, татар милли киемнәрен өйрәнүче галимәгә 97 яшь иде.

Этнограф Рәмзия Мөхәммәтова вафат
idel-tat.ru

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә, 17 ноябрьдә, Казанда танылган этнограф Рәмзия Мөхәммәтова вафат булган. Аңа 97 яшь иде. Бу турыда ТНВ каналы журналист Марат Сәфәровка сылтама белән хәбәр итте.

Марат Сәфәров Россиядә этнология фәненең татар тармагына нигез салучы галимә вафаты турында социаль челтәрләрдә язган. «Казаннан күңелсез хәбәр килде. Рәмзия Мөхәммәтова татар халкы этнографиясе буенча хезмәтләр авторы, алар күптән классикага әверелде инде. Мин аның белән таныш идем, аның кунакчыл өендә дә булганым бар. Рәмзия Мөхәммәтова турында истәлекләр озак яшәр, аның китаплары яши һәм кабат нәшер ителә», — ди ул.

Татарстанда төрки-татар этнологиясе фәненең үсеш этаплары Рәмзия Мөхәммәтова исеме белән бәйле. Ул тарих фәненең төрле өлкәләрендә эшли торган профессионал тикшеренүчеләр тәрбияләгән. Мөхәммәтова — татар халкының этномәдәни тарихы һәм традицион мәдәнияте турында фундаменталь тикшеренүләр авторы. Традицион кием аның аның тикшеренүләренең төп юнәлеше була, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100