Татарстанның Әлмәт районындагы 3 транспорт катнашындагы һәлакәт фаҗигагә китергән

Һәлакәт төнлә булган

 (Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Әлмәт районындагы 3 транспорт катнашындагы һәлакәт машина йөртүчеләрнең 1сенең башына җиткән.

Кичә, ягъни 17 ноябрь төнге 10да Казан – Оренбург юлының 264 нче чакрымында «ВАЗ-2109» руленда барган 1993 елгы егет, алдындагы “КАМАЗ”ны узганда, иминлек тәэмин итәрдә тизлек һәм ян интервал сайлый алмаган һәм әлеге йөк машынасын яннан бәрдергән, аннары - каршысына килгән «Тойота»ны. Нәтиҗәдә, имгәнгән «ВАЗ-2109»йөртүчесе хастаханәгә озатылган, әмма табиблар аны исәннәр арасында алып кала алмаган.

Бу хакта ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр ителде.