Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның танылган журналисты Римма Фәттахова вафат
Ул күп еллар ТР Журналистлар берлегенең Лениногорск бүлеген җитәкләде.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» АҖ коллективы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Фәттахованың туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Танылган журналист 82нче яшендә вафат булды.
Римма Вәли кызы Лениногорск районында татар телендә мөстәкыйль «Заман сулышы» газетасын нәшер итүнең башында тора. Узган гасырның 70нче елларыннан башлап ул Лениногорскида чыга торган «Заветы Ильича» газетасында хезмәт куя. Шул ук вакытта, Казан дәүләт педагогика институтында һәм мәгариф өлкәсендә эшли.
«Римма Фәттахова күп кенә яшь хәбәрчеләргә журналистика дөньясына юллама бирде. Ул аралашу өчен һәрвакыт ачык булды. Аның мәкаләләре газетадагы иң яхшы язмалар дип табылды. Ул бәхәссез абруйга ия журналист иде», - диелә кайгынамәдә.
Римма Фәттахова күп еллар ТР Журналистлар берлегенең Лениногорск бүлеген җитәкләде. Ул җитәкләгән бүлек дистә еллар дәвамында республикадагы иң яхшылар рәтендә булды.
«Журналистлар берлеге өчен бу зур югалту. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр», - диелә документта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз