news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Фәрит Хәммәдиев вафатына бәйле кайгы уртаклашты

Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе хезмәт эшчәнлеген 1959 елда «Татнефтегазразведка» трестының разведка бораулау конторасында башлый.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 16 октябрендә 86нчы яшендә хезмәт ветераны, СССРның мактаулы нефтьчесе, Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе Хәммәдиев Фәрит Муллагали улы вафат булды.

Фәрит Хәммәдиев хезмәт эшчәнлеген 1959 елда «Татнефтегазразведка» трестының разведка бораулау конторасында башлый. 1965 елда «Татнефтегеофизика» трестының партоешма секретаре, 1966 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты нефть һәм химия сәнәгате бүлеге инструкторы, аннары бүлек мөдире урынбасары итеп билгеләнә.

1972 елда Хәммәдиев ТатНИПИнефтьне җитәкли, 1978 елдан 1989 елга кадәр КПССның Татарстан өлкә комитеты нефть һәм химия сәнәгате бүлеге мөдире, ТатНИПИнефтьнең комплекслы Казан бүлеге мөдире булып эшли.

Фәрит Хәммәдиев тарафыннан геологик разведка чаралары өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур игътибар бирелә, аның җитәкчелегендә югары үзле нефть чыгару технологияләре һәм нефть ятмаларын эшкәртүнең сыйфатын яхшырту буенча системалы тикшеренүләр оештырыла. Фәнни эзләнүләрдә һәм проект-смета документациясен әзерләгәндә электрон-исәпләү машиналарыннан файдалану башланды, аның катнашында зур икътисади нәтиҗәгә ия булган нефть скважиналарын ремонтлауның яңа ысуллары барлыкка килде.

Хәммәдиев фәнни эшчәнлек белән актив шөгыльләнә: ул 30дан артык фәнни эш авторы. Аның «Баулы чыганагын эксперименталь эшкәртү» монографиясе нефтьчеләрнең күп кенә буыннары өчен өстәл китабы булып тора.

Фәрит Хәммәдиевның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары зур бүләкләр белән билгеләнә. Алар арасында Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, «Өч миллиард тонна Татарстан нефте чыгару уңаеннан» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре бар. 

Кайгынамәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы Шәфәгать Тәхаветдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов кул куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100