Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пермь краендагы бер мәктәптә утлы коралдан аткан укучы җаваплылыкка тартылмаячак
Әлеге уңайдан ваемсызлык һәм имин булмаган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эшләре кузгатылган.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Пермь краендагы бер мәктәптә утлы коралдан аткан малай җаваплылыкка тартылмаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
«Җинаять җаваплылыгы — 16 яшьтән, ә кайбер авыр җинаятьләр буенча 14 яшьтән билгеләнә. Әлеге укучы исә бу яшькә җитмәгән», — дип аңлатты чыганак.
Шул ук вакытта, ул закон бозучының ябык укыту-тәрбия учреждениесенә урнаштырылырга мөмкинлеген искәртте.
Край Эчке эшләр министрлыгында Сарс бистәсендә VI сыйныф укучысының диварга һәм түшәмгә ике тапкыр утлы коралдан атуы хакында элегрәк хәбәр иткәннәр иде. Нәтиҗәдә, бер бала җиңелчә зыян күргән. Директор малайның утлы коралын алган, аны тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта полиция әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
Бер укучы РИА Новости агентлыгына малайның буллингка дучар ителүе хакында сөйләгән: кайберәүләр аны фамилиясе аркасында үртәгән, ул үч алырга теләгәндер, мөгаен. Шул ук вакытта, ул үсмернең тыныч булуын искәртте.
Әлеге уңайдан ваемсызлык һәм имин булмаган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эшләре кузгатылган. Уку йортында дәресләр башка вакытка күчерелгән. Пермь крае башлыгы Дмитрий Махонин мәктәптә иминлекне тәэмин иткән сак оешмасын тикшерергә кушкан. Якынча мәгълүматлар буенча, каравылчы бала куртка эченә яшергән мылтыкны күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз