news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Озак еллар телевидениедә оператор булып эшләгән Эдуард Сираҗетдинов вафат

Эдуард Сираҗетдиновка 84 яшь булган.

Озак еллар телевидениедә  оператор булып эшләгән Эдуард Сираҗетдинов вафат
Илдар Вафин

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТНВ телеканалында озак еллар оператор булып эшләгән Эдуард Сираҗетдинов вафат. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең телевидение телеоператорлары бүлеге башлыгы Илгиз Вафин әйтте.

«Эдуард Сираҗетдинов вафаты турында кичә билгеле булды. Ул 1936 елда туган. 1960 нчы еллардан оператор булып эшли башлый, эштән китүенә ун ел бар инде. Унбиш еллап бездә баш оператор булып эшләде. Без бергә эшләдек. Ул бик тыныч, энергияле, акыллы кеше. Китаплар укырга яратты. Күп язучыларның автографлары белән китаплары да бар. Ул вакытта телевидение бик популяр булды, оператор булып эшләгән кешенең дәрәҗәсе бар иде», — дип сөйләде Илгиз Вафин.

Эдуард Сираҗетдиновны бүген Яңа татар бистәсе зиратында җирләгәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100