news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда дүрт машина белән авария ясаган иномарка һәлакәт урынын ташлап киткән

Авария узган җомгада Казанның Краснококшайская урамында булган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Казанда «БМВ» йөртүчесе дүрт автомобиль катнашында авария китереп чыгарган һәм юл һәлакәте урынын ташлап киткән. Әлеге видеоролик социаль челтәрләрдә таралды.

Авария узган җомгада, көндезге өчләрдә Краснококшайская урамында булган. Зур тизлектә килә торган «БМВ» алдагы машинаны уза һәм аны бәрдерә. Шуннан соң әлеге машина янәшәдәге ике автомобильгә килеп бәрелә һәм бу ике машина каршы як полосага чыга.

Авариядән соң «БМВ» туктамаган һәм юл һәлакәте урыныннан качып киткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot