news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы Казан үзәгендә балалы гаиләне тоткарлау сәбәбен аңлатты

Гаилә башлыгы үзен агрессив тоткан, полиция хезмәткәрләре кисәтүенә дә карамастан, әдәпсез итеп сүгенгән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Казан үзәгендә кечкенә бала иярткән ир белән хатынны тоткарлаганнар. Бу видео социаль челтәрләрдә таралды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Татар-информ» га бу хәлнең сәбәпләрен аңлатты.

Университет урамында партульдә булган полиция хезмәткәрләре агрессив ир-атны абайлап ала. Ул урамдагы кешеләргә әдәпсез итеп кычкыра. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре аңа берничә тапкыр кисәтү ясый, ә ир-ат моңа игътибар итми. Полиция хезмәткәрләре ир-атны территориаль бүлеккә алып китү карары кабул итә. Хокук саклаучыларның законлы таләпләрен тыңламаса, аңа карата физик көч кулланылачагы турында да кисәтәләр.

Полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарларга тырышканда ул карыша, аларны әдәпсез итеп кимсетә, өс киеменәренә ябыша, хезмәткәрләрнең берсен имгәтә.

Ир-атка хатыны да кушыла. Янәшәдә кечкенә бала булуга хатын-кыз борчылмый, ханым үзен агрессив тота, полиция хезмәткәре белән сугышырга маташа.

Тоткарланган ир белән хатынны «Япеево» полиция бүлегенә алып киткәннәр, анда аларга «Вак хулиганлык» маддәсе буенча беркетмә төзегәннәр. Шуннан соң ир-атны административ тоткарлау камерасына япканнар, ә хатын-кызны җибәргәннәр.

Эчке эшләр министрлыгы бу хәлне тикшерә, аның материаллары «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» һәм «Хакимият вәкилен мыскыл итү» маддәләре буенча җинаять эше ачу өчен Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенә җибәреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100