news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында авариядә җиңел машина йөртүчесенең аяк бармаклары өзелгән

Авария бүген иртән Рус Үрмәте авылы янында булган.

Биектау районында авариядә җиңел машина йөртүчесенең аяк бармаклары өзелгән

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Биектау районында трассада ике машина кара-каршы бәрелешкәч, бер автомобиль йөртүчесенең аяк бармаклары өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» га авария шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт фаҗигасе иртәнге унбердә, Казан-Малмыж юлының 47 нче чакрымында, Рус Үрмәте авылы янында булган. 10 нчы модельле «Лада» йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм «Киа Соул» машинасы белән кара-каршы бәрелешә.

«Лада» машинасындагы ир-атның аяк табанының бер өлеше өзелгән, «Киа» белән идарә итүче хатын-кызның аягы сынган, сөякләре күренеп тора», — дип сөйләде шаһитлар.

Шофер ханым эче авыртуга да зарланган. Машина йөртүчеләрнең икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100