news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт-Чупай юлында ике йөк машинасы бәрелешкән

Нәтиҗәдә "Камаз-55111" шоферы урында ук үлә.

(Әлмәт, 18 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 16 октябрьдә көндезге сәгать 1 дә Әлмәт-Чупай юлында ике йөк машинасы бәрелешкән, дип яза җирле басма.

Чупайдан Әлмәт ягына килүче Камаз 55111 (шоферы 1975 елгы), тиешле тизлекне сакламыйча, каршы як полосага чыга һәм Скания белән (шоферы 1975 елгы) бәрелешә.

Нәтиҗәдә "Камаз-55111" шоферы урында ук үлә. Скания шоферын төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән медсанчастька озаталар.

news_right_1
news_right_2
news_bot