Чаллы янындагы Әҗмәкәй авылында күп балалы гаиләгә төзелә торган йорт янган

Зыян күрүчеләр юк.

(Актканыш, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Тукай районының Әҗмәкәй авылында күп балалы гаиләгә төзелә торган йорт янган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын турында 15.24 сәгатьтә хәбәр килгән. 

Янгынны 16.00 сәгатькә сүндергәннәр. Хәзер янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.