Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә яшәүче ханым төнлә ашарга пешергәндә күпкатлы йортта янгын чыгарган
Янгын сүндерүчеләр ике хатын-кызны коткарган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым төнлә ашарга пешергәндә дүрт катлы йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 3.53 сәгатьтә 112 бердәм номерына Татарстан урамындагы 24 нче йортның өченче катындагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Тиз арада дүрт катлы йорт янына янгын сүндерү хезмәткәрләре килә. 53 нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләрен йортта яшәүчеләр каршы алган һәм һәм фатир хуҗасының чыгып өлгерүен хәбәр итәләр. Ул вакытта өченче һәм дүртенче каттагы тәрәзәләрдән кара төтен чыга торган булган.
Янгын сүндерүчеләр йортны карап чыккан. Дүртенче катта ике хатын-кыз табылган, аларны битлекләр ярдәмендә урамга алып чыкканнар.
Нәтиҗәдә ике квадрат метр радиустагы кухня җиһазлары янып беткән. Алдан ачыкланганча, янгынның сәбәбе — ашарга пешергәндә хуҗабикәнең ут белән саксыз эш итүе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз