news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче тапкыр коронавируска тест ясамаган туристка штраф салганнар

Республика судларында тагын 16 шундый эш тикшереләчәк.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Дәүләт хезмәтләре порталында Covid-19 авыруына тест нәтиҗәләрен күрсәтмәгән кешене беренче тапкыр Татарстан суды хөкем итте. Хокук бозучыны 7,5 мең сумга штрафка тартканнар. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Кичә Чаллы суды утырышы узды. Анда Россия баш дәүләт санитар табибының Россиягә кайтканнан соң өч көн эчендә яңа коронавирус йогышына тикшерү өлешендә карарын үтәмәгән өчен без биргән беренче эшне карадылар. Ул тикшерелде һәм суд закон бозучыны административ хокук бозулар турында кодексның 6.3 маддәсендәге 2 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул итте», — дип билгеләп үтте Авдонина.

Аның сүзләренә караганда, хокук бозучыга 7,5 мең сум штраф салынган. Әлеге маддә буенча штраф 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр каралган.

«Бүгенге көндә безнең судларда тагын 16 шундый эшне тикшерәселәре бар», — диде ул.

Авдонина штрафны түләү өчен закон бозучыга 90 көн бирелүен әйтте. Түләмәгән очракта, аңа читкә чыгу тыелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100