news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ир-ат Бөек Ватан сугышы ветеранын үтүк белән сугып үтергән

Әбинең гәүдәсен иртән социаль хезмәт хезмәткәре тапкан.

Татарстанда бер ир-ат Бөек Ватан сугышы ветеранын үтүк белән сугып үтергән

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Аксубайда ир-ат Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергән, ул аның башына үтүк белән суккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Кичә кич белән 30 яшьлек ир-ат 89 яшьлек әбинең өенә кергән. Ул аның башына үтүк белән сугып, муенын шнур белән ураган. Ветеран алган җәрәхәтләрдән шунда үлгән.

Шуннан соң ир-ат өйдәге акчаларны алып чыгып киткән.

Әбинең гәүдәсен иртән социаль хезмәт хезмәткәре таба. Ул хокук саклаучыларны чакырткан.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атны тоткарлыйлар, тик ул үз гаебен танымый. Якын арада тикшерүче судта аны сак астына алу турында үтенеч язачак. Тикшерү булган барлык шартларны да ачыклауны дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100