news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда эшчеләр иптәшләрен кыйнап үтереп, җәймәгә төреп ыргыткан

Бүген ир-атлар Татарстан Югары судында күрсәтмә биргән - алар үтерүдә гаепне өлешчә генә таный.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Бүген ТР Югары судында иптәшләрен үтергәнче кыйнаган ир-атлар эше буенча ике гаепләнүчедән сорау алганнар. Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә Югары Осланнан Радик Бикчәнтәев һәм Дмитрий Лучинин эләккән.

Тикшерү фаразы буенча, узган елның декабрендә ир-атлар танышларын үтергәнче кыйнаган. Әмма бу хәлдә гаепләнүчеләр гаепләрен өлешчә генә таныган. Алар ир-атның боз өстенә җайсыз егылу сәбәпле вафат булуына ышана.

Бикчәнтәев сүзләренчә, төзелеш мәйданында танышлар сүзгә килә. Тарткалашу башлана. Нәкъ менә шул вакытта ир-ат таеп егылып, башы белән бетон платформасына бәрелә, шуннан соң бозга егыла. Әмма берәү дә моңа әһәмият бирми, урамда ир-атлар янә бер-берсенә ябыша.

«Мин тезгә чүктем, ул мине муеннан эләктереп алды һәм буа башлады. Мин каршы килә алмавымны аңладым һәм Дмитрийны чакырдым», — дип сөйләде судка Бикчәнтәев.

Алар икәүләп аны кыйнарга керешә, шуннан соң канга баткан ирне урамда калдырып китәләр. Алар аның янына берничә сәгатьтән соң гына әйләнеп килә. Бу вакытка ир инде үлгән булган.

Куркып, ирләр мәеттән арынырга булган. Аны урын-җир җәймәсенә төреп, төзелеш мәйданыннан ерак түгел ыргыталар. Кәрәзле телефон һәм башка дәлилләрне Лучинин бәкегә ташлый. Тиздән югалган ир турында аның якыннары борчыла башлый. Алар Бикчәнтәев белән Лучининнан аның турында белергә тырышкан, тик тегеләре бу хакта берни дә белмибез, дип җавап биргән.

Икенче көнне мәрхүмнең дуслары һәм хатыны бозда кан эзләрен таба. Бу хакта белгәч һәм куркып калган Бикчәнтәев белән Лучинин полицейскийларга кылынган җинаять турында сөйли. Ул көннең төгәл вакыйгаларын тикшерүчеләр ачыклаячак. Ике гаепләнүче дә СИЗОда кала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100