news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автомобиль һәлакәтендә шофер һәм җәяүле вафат булган

Бүген иртән Гәрәев урамында һәлакәт булды.

Казанда автомобиль һәлакәтендә шофер һәм җәяүле вафат булган
соцсети

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы җәяүлене бәрдергән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән Гәрәев урамындагы 92нче йорт янында «Хендэ» иномаркасы «зебра» буенча юл аркылы чыга торган җәяүлене бәрдергән. Шуннан соң машина электр баганасына килеп бәрелгән», — дип сөйләделәр полициядә.

Авариядә җәяүле һәм автомобиль йөртүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot