news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда юл һәлакәтендә 17 яшьлек егет һәлак булган

Аларның берсе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

Азнакайда юл һәлакәтендә 17 яшьлек егет һәлак булган
aznakaevo-rt.ru/news/khvefsezlek/aznakayda-avariyad-17-yashlek-eget-lak-bulgan

(Азнакай, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакайда авариядә 17 яшьлек егет һәлак булган. ​​​​​​​Машина йөртүченең таныклыгы да булмаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Азнакайдан Җәлилгә таба хәрәкәт итүче “Гранта” автомобиле шоферы машина белән идарә иткәндә тиешле тизлекне сакламый һәм алдан барган “КамАЗ”ның арбасына килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәтендә алган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә 2002 елгы пассажир авария урынында ук һәлак була.

Машина шоферы Әлмәт сырхауханәсенә илтелә. Аларның берсе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

news_right_1
news_right_2
news_bot