news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Татарстанның халык артисты Наил Сәрвәров вафат булган

Ул хореография училищесын тәмамлагач, Муса Җәлил исемендәге Казан опера һәм балет театрында эшләгән.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Җитди авырудан соң Уфада Татарстан АССР халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Наил Сәрвәров вафат булды. Аңа 75 яшь иде.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Наил Сәрвәров 20 елдан артык Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюе академия ансамблендә классик бию буенча педагог-репетитор булып эшләгән.

Ул Башкортстанның хореография сәнгате үсешенә зур өлеш керткән. Башкорт хореография училищесында эшләгән, ә соңгы елларда Акмулла исемендәге Башкортстан педагогика университетында хезмәт куйган.

Наил Сәрвәров 1946 елның 10 ноябрендә Татарстанның Соболевка авылында туган. Хореография училищесын тәмамлагач, Муса Җәлил исемендәге Казан опера һәм балет театрында эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot