news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган биюче, Башкортстанның халык артисты Равилә Хаҗиева вафат

Артисткага 90 яшь булган.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). БАССРның атказанган һәм халык артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле ветераны Равилә Хаҗиева вафат.

«Башинформ» сайтында хәбәр ителгәнчә, ул каты авырудан соң, 90 яшендә үлгән.

Равилә Хаҗиева «Чиләк белән бию», «Дуслык», «Зарифә», «Шаян кыз» һәм башка бик күп биюләрнең ялгыз партиясен башкарган. Аның репертуарында СССР халыкларының биюләре дә бар иде. Күренекле биюче үзенең хезмәттәшләре белән утыздан артык илдә чыгыш ясаган.

Ул шулай биюләрне куючы да булган. Ул «Озын чәч», «Солдат биюе», «Хәйрниса-Гөлниса», «Себер татарлары биюе» кебек биюләрне куйган. Ул СССРның халык артисты Мәхмүт Эсамбаев белән бергә дә чыгыш ясаган.

Хаҗиева Равилә Миңлегали кызы 1955 елда БАССРның атказанган артисты, 1967 елда БАССРның халык артисты, исеменә лаек була.

Равилә Хаҗиева 1930 елның 15 августында БАССРның Кырмыскалы районы Ибраһим авылында туа. 1952 елда Уфа театр-сәнгать көллиятен тәмамлый. Шул елдан ук Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт халык биюләре ансамблендә бии башлый. 1972 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә, 1975-1985 елларда Әбҗәлил районында эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100