news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сүндерелмәгән тәмәке аркасында янгын чыгып, Татарстанда бер ир үз өендә янып үлгән

Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына бик тиз барып җитсә дә, алар ир-атны коткарырга өлгермәгән.

Сүндерелмәгән тәмәке аркасында янгын чыгып, Татарстанда бер ир үз өендә янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районы Югары Шепкә авылында, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыгып, бер ир-ат үз өендә янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Күршеләр янгынны бик соң, кичке унынчыда гына күреп алган. Ут белән көрәшүчеләр фаҗига урынына биш минут эчендә барып җитсә дә, агачтан салынган йортны ялкын телләре тулысынча ялмап алган була инде.

Урынга муниципаль янгын сагы бүлекләреннән дүрт янгын сүндерүче, шулай ук 88нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Янгынны 21.57 сәгатьтә тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Йорт хуҗасының мәетен зал белән аш бүлмәсе арасында коридорда табып алганнар. Ул тәмәке төпчеген сүндерергә онытып, йортын очраклы рәвештә яндырган дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100