news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике яшь әлмәтле полиция кулына эләккән

Хәзер аларга карата «Наркотикны законсыз сатып алу һәм саклау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

(Әлмәт, 18 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Полицейскийлар бер үк көнне Әлмәттә яшәүче ике егетне тоткарлаган.

Нефтьчеләр урамында 23 яшьлек әлмәтледән 1,75 грамм синтетик наркотик тапканнар. Шул ук көнне 25 яшьлек әлмәтле 0,23 грамм «синтетика» белән эләккән.

Хәзер аларга карата «Наркотикны законсыз сатып алу һәм саклау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot