news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германиядә су басу корбаннары саны 155тән артып киткән

Бүген зыян күргән районнарга Германия канцлеры Ангела Меркель килергә тиеш.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Германиянең көнбатышында су басу аркасында һәлак булучылар саны 156 булган. Бу хакта Кобленц полициясе мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Аерым алганда, Арвайлерда гына да (бу район Рейнланд-Пфальц Федераль җире составына керә) стихия корбаннарының саны 110 булган. «Һәлак булучылар күбрәк булыр дигән шик бар», — дип шәрехлиләр полициядә.

Шул ук вакытта хәзер су басу нәтиҗәсендә зыян күргән 670 кеше турында мәгълүм. Аларның да саны артырга мөмкин.

Төньяк Рейн-Вестфалия җирендә кимендә 45 кеше һәлак булган. Моннан тыш, тагын бер кеше Бавариянең Берхтесгаденер-Ланд районында стихия корбаны була.

Германиянең көнбатышында су басу атна башыннан бирле барган көчле яңгырлардан соң башлана. Елгаларның күбесе ярларыннан чыккан. Шулай ук Бельгия һәм Нидерланд да стихия дулкыны астында калган.

Су басу сәбәпле зыян күргән җирләрдә күп санда корбаннар һәм хәбәрсез югалганнар аркасында хәрби катастрофа режимы кертелде. Бүген зыян күргән районнарга Германия канцлеры Ангела Меркель килергә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100