Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бакчаларда корыган үләнне корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт итәләр
Коры үлән, ботак, яфраклар һәм башка үсемлекләрне мичкәләрдә, мангалларда яки башка савытларда яндыралар икән, ведомство корылмалардан минималь ераклыкны ун метрга кадәр киметергә тәкъдим итә.
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бакчаларда корылмалардан 15 метр ераклыкта коры үләнне яндырырга рөхсәт итәргә җыена. Бу ведомство тарафыннан әзерләнгән РФ Хөкүмәте карары проектыннан күренә.
« <… > торак пунктларның шәхси җир кишәрлекләрендә, шулай ук бакча яки яшелчә җирләрендә ачык уттан файдалану урыны биналарга, корылмаларга кадәр 15 метрдан да ким булмаска тиеш», — дип китерә РИА Новости документта язылганны.
«Әгәр коры үлән, ботак, яфраклар һәм башка үсемлекләрне мичкәләрдә, мангалларда яки башка савытларда яндыралар икән, ведомство корылмалардан минималь ераклыкны ун метрга кадәр киметергә тәкъдим итә.
1 гыйнвардан Россиядә янгынга каршы яңа кагыйдәләр эшли башлады. Хәзер чүп-чарны, үләнне, яфракларны һәм башка калдыкларны якындагы корылмадан кимендә 50 метр ераклыкта яндырырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз