news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурсолтан Назарбаевта Covid-19 авыруы ачыкланган

Казахстанның Беренче Президенты изоляция режимында яши.

Нурсолтан Назарбаевта Covid-19 авыруы ачыкланган
Рамил Гали

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казахстанның Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев коронавирус йоктырган. Ул үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчкән. Бу турыда «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы сәясәтченең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта Казахстанның Беренче Президенты үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши. Кызганычка каршы, елбасының коронавируска соңгы тесты уңай нәтиҗә күрсәтте», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сәясәтче читтән торып эшләвен дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot