news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янгын вакытында яшь хатын һәм балалар урамга чыгып котылып калган

Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Татарстанда янгын вакытында яшь хатын һәм балалар урамга чыгып котылып калган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә 20.39 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Рус Акташы авылының Яр буе урамындагы бер йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, агачтан салынган бер катлы йортның түбәсе януын ачыклаган.

20 яшьлек хатын-кыз һәм ике кечкенә бала (ике һәм биш яшьлек малайлар), йортта урнаштырылган янгын турында хәбәр итү җайланмасының тавышын ишетеп, урамга чыгып өлгергән.

21.15 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән. Йортның түбәсе янып беткән, шулай ук кайбер бүлмәләр дә өлешчә янган. Беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.


news_right_1
news_right_2
news_bot