news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда су коенырга ярамаган урыннарда май аенда ике кеше һәлак булган

Белгеч сүзләренчә, салкын суда организм туңу нәтиҗәсендә, кеше хәрәкәтләнә алмый башлый һәм батарга мөмкин.

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Коенырга ярамаган урыннарда май аенда ике татарстанлы суда батып һәлак булган.

«Май аенда гына суда батудан өч кеше коткарылды, шуларның берсе яшүсмер. Кызганыч, ике татарстанлы батып үлде», — диде Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Суга керүчеләрнең берсе Кукмара районында (13 май), икенчесе — Мөслим районында (16 май) һәлак булган.

«Ел башыннан бирле сулыкларда 13 фаҗига теркәлде, аларда сигез кеше үлде. Узган елның шушы вакыты эчендә тугыз кеше һәлак булган иде», — диде Юрий Венедиктов.

Эссе һава торышы урнашу сәбәпле, күп кенә татарстанлылар су буйларына бара. Коену сезонына иртәрәк булса да, суга керүчеләр бар. Күп кеше һава җылы булгач, сулыклар да җылынган дип уйлый, ә бу — ялгыш фикер.

«Хәзер су температурасы якынча 16-18 градус чамасы. Суның өске ярты метр катламы җылы тоелса да, астарак температура 10 градус тирәсе генә. Әлбәттә, мондый вакытта коенырга ярамый. Организм туңу нәтиҗәсендә, кеше хәрәкәтләнә алмый башлый. Моның үлемгә китерүе ихтимал», — дип аңлатты Юрий Венедиктов.

Дәүләт инспекторы сүзләренчә, сәламәт кеше коену өчен суның температурасы 22 градустан югарырак булу хәерле. Бу температурада да су эчендә бер сәгатьтән артык тору организмның туңуына китерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100