news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда меңнән артык кешегә талпан кадалган

Аеруча Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Бөгелмә районнарында яшәүчеләр талпаннан зыян күргән.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстанда бер ел эчендә талпан кадалуның 1,1 мең очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде.

«Мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 19 апрельдән талпаннарның активлык сезоны башланды, 2021 елда барлыгы 1167 талпан тешләгән очрак билгеле, шул исәптән 523 очрак 14 яшькә кадәрге балаларда теркәлгән», - дип сөйләде ул.

Нигездә кеше тәнендә талпаннарның 40 проценттан артык очрагы дачага барганнан соң, 27 проценты урманнарда, 17 проценты болыннарда йөргәннән соң, очракларның 10 проценты диярлек шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булганда табылган.

 Аеруча Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Бөгелмә районнарында яшәүчеләр талпан тешләүдән зыян күргән.

«Бүгенге көндә кешеләрдән алынган тикшерелгән талпаннар арасында талпан энцефалиты вирусы ачыкланмаган. Нигездә талпан боррелиозы китереп чыгаручы, тикшерелгән талпаннарның 40 процентында талпан боррелиозы вирусы ачыкланган», – диде Луиза Борисова.

Талпаннардан саклану өчен тәнгә сыланып торган кием кияргә һәм биек үскән чирәмдә утырмаска кирәк.

Талпаннардан ничек котылырга һәм паразит тешләгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында тулырак «Татар-информ» материалында укырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100