news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Ленин бакчасы янындагы баскычта янгын чыккан

Ремонт вакытында бензин генераторына ут капкан.

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Казан федераль университеты тирәсендә янгын чыгуы турында хәбәр таралды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын Ленин бакчасы янындагы баскычта чыккан. Анда ремонт эшләре бара.

Урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Ремонт вакытында бензин генераторына ут кабуы ачыкланган. Янгынны коткаручылар килгәнче үк сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot