news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 7нче хастаханәсенә кара елан чагудан зыян күргән тәүге пациентны китергәннәр

Республиканың баш токсикологы Алия Насыйбуллина татарстанлыларны аеруча сак булырга, иминлек кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә кара елан чагудан зыян күргән беренче пациентны китергәннәр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зыян күрүченең хәлен тотрыкландырганнар.

Республиканың баш токсикологы Алия Насыйбуллина татарстанлыларны аеруча сак булырга, иминлек кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Кара елан очравы ихтимал булган урыннарга барганда тәннең ачык җирләрен каплап торган киемнәр (озын кунычлы итек, калын йон оекбаш) кияргә кирәк.

Кара елан – Россиянең урта полосасында яшәүче иң киң таралган агулы елан. Кешене очратса, гадәттә, елан качып китәргә тырыша. Еланнар якынлашып килгән кеше адымын туфрак тирбәнүе аша кабул итә.

Әгәр гөмбә яки җиләк җыйганда еланга тап булсаң, кискен хәрәкәтләр ясамаска һәм аның белән якыннанрак «танышырга» тырышмаска кирәк. Россиянең Европа өлешендә генә дә ел саен кара еланның кешеләрне чагуына бәйле берничә мең очрак теркәлә. Елан тешләгән урын кызарып һәм шешеп чыга. Баш авырту һәм баш әйләнү күзәтелә, хәлсезлек барлыкка килә, укшыта (кайчагында костыра), тын алу кыенлаша, йөрәк дөп-дөп тибә. Елан чаккан кешенең хәрәкәтләре сүлпәнәя, ул исерек кебек күренергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100