news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Зәңгәр күлдә өлкән яшьтәге ир-ат батып үлгән

Ир-атның күл төбендә су температурасының түбән булуы сәбәпле, көзән җыерудан судан чыга алмавы мөмкин, дип фаразлана.

 Казанда Зәңгәр күлдә өлкән яшьтәге ир-ат батып үлгән

(Казан, 18 май, «Татар-информ»).Казанның Киров районындагы Зәңгәр күлдә өлкән яшьтәге ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичке сәгать дүртләр тирәсендә шаһитлар ашыгыч ярдәм чакыртуның 112 бердәм номерына Зәңгәр күлдә ир-ат батуы турында хәбәр итә.

Урынга килгән коткаручылар күлдән 79 яшьлек ир-ат мәетен табып чыгарган. Фаҗига сәбәбе ачыклана. Ир-атның күл төбендә су температурасының түбән булуы сәбәпле, көзән җыерудан судан чыга алмавы мөмкин, дип фаразлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100