Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ЮХИДИ машина тәрәзәсендә утырып барган такси пассажирына штраф салган
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган видео эзләп социаль челтәрләргә даими рәвештә мониторинг үткәрә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). ЮХИДИ хезмәткәрләре тәрәзәдә утырып барган такси пассажирын штрафка тарткан. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
15 майда автоинспекторлар социаль челтәрләрдә башкаланың үзәк урамнары буйлап тәрәзәдә утырып барган такси пассажиры видеосына тап булган. Роликны өйрәнеп, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүче һәм пассажирны ачыклаган. Алар биредә яшәүче 23 һәм 24 яшьлек ир-атлар булып чыккан.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән профилактик әңгәмәдән соң аларны 4 мең сумга штрафка тартканнар. Яшьләр үз гаепләрен таныган.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган видео эзләп социаль челтәрләргә даими рәвештә мониторинг үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз